Тема. Г. Камал – татар театрының «атасы». Максат icon

Тема. Г. Камал – татар театрының «атасы». Максат




Скачать 47.32 Kb.
НазваниеТема. Г. Камал – татар театрының «атасы». Максат
Дата конвертации25.10.2013
Размер47.32 Kb.
ТипДокументы
источник


Тема. Г. Камал – татар театрының «атасы».

Максат.

  • укучыларның татар әдәбияты классигы, атаклы драматург, татар театрының «атасы» Г.Камал турында белгәннәрен гомумиләштерү;

  • драматург хакында, татар театры турында мөстәкыйль фикер йөртү, үз карашын, үз мөнәсәбәтен белдерә белү күнекмәләре формалаштыру;

  • укучыларда әдәбиятның драматургия төренә кызыксынуны көчәйтү, театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү, аларны рухи яктан баету, эстетик зәвыкларын үстерү.

Җиһазлау.

«Г.Камал һәм татар театры» дигән компьютер презентациясе, Г.Камал әсәрләреннән күргәзмә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры (буклетлар).


^ Дәрес барышы.


  1. Психологик уңай халәт тудыру.

- Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! Сезнең белән күрешүне мин сезнең йөзләрегез, күзләрегез, күңелегез аша башлыйм. Барыгызга да яхшы кәеф телим. Әйдәгез, бер-беребезгә елмаеп алыйк әле. Сез бик шат күренәсез, мин моны йөзегездән күрәм. Без бер-беребезне аңлап, бу дәрестә күп эшләр башкарырбыз дип уйлыйм.

Дәресебезнең эпиграфы итеп, Г.Тукайның «Театр» дигән шигыренең берничә юлын алырбыз.


Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,

Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

Театр – яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Театр көлдерәдер, уйнатадыр,

Тагы, үткән гомерне уйлатадыр.

Мөкаддәс ул, бөек ул, гали зат ул;

Тәмам хөр ул, вә бик киң ул, азат ул.



  1. Актуальләштерү.

Укытучы. Г. Камал турында сез нәрсә әйтә аласыз? (Укучыларның җаваплары тыңлана).

VI сыйныфта драматургның «Беренче театр» комедиясе өйрәнелүе искәртеп кителә. Видеоязмада «Беренче театр» спектакленнән өзек карала.


^ 3. Яңа төшенчәләр һәм эш алымнары формалаштыру.

Дәрес барышында монитор экранында түбәндә ачылган слайдлар эчтәлеге бирелә.


3 нче слайд. Г.Камалның халык арасында иң күп таралган популяр рәсеме күрсәтелә. Алга таба Г.Камалның талантлы шәхес булуы җентекләп аңлатыла, анализлана.





^ 5 нче слайд. Камалларның шәҗәрәсе тикшерелә. (шәҗәрәнең беренче өлеше тәкъдим ителә. Кушымта 2)



^ 6 нчы слайд. Презентациянең «Г.Камал яшәгән чор» дигән бите ачыла. 1879-1933 елларда булып узган вакыйгалар санап чыгыла.




Укучыларга сорау:

- Бу вакыйгалар булачак драматург иҗатына нинди тәэсир ясый? (Укучылардан сорауга җавап алына).

Сорауга җавап:

  • илдә революцион күтәрелеш үсә барган саен, алдынгы татар демократик интеллигенциясе әдәбият һәм театр сәнгате белән тирәнрәк кызыксына;

  • революция алдыннан, бигрәк тә революция елларында татар яшьләре актив рәвештә әдәби кичәләр оештыралар, аерым йортларда һәм мәдрәсәләрдә спектакльләр куела башлый;

  • рус театрын күргән, татар телендәге беренче драма әсәрләрен ятлаган, шәкертләр арасындагы әдәби хәрәкәтнең үзәгендә кайнаган яшь Камал татарча пьеса язып карарга була.

Компьютер презентациясе өстендә эшне дәвам итү.

7 нче слайд. 1906 нчы елның 22 декабрендә Казанда беренче тапкыр татарча спектакль уйнала. Сәхнәгә Г.Камалның «Кызганыч бала» сы куела. Бу көн татар профессиональ театрының туган көне итеп исәпләнә.




^ 8 нче слайд. Казанда беренче мәртәбә уйналган спектакль афишасы күрсәтелә. «Татар телендә куелган беренче спектакльнең афишасын да Г.Камал үз кулы белән язды». (Г.Кашшаф, И.Вахитов.)

«Бәхетсез егет» драмасы - Г.Камалның беренче әсәре.





^ 10 нчы слайд. «Сәйяр» труппасының җитәкчесе Габдулла Кариев турында сүз бара.



11 нче слайд. Театрның төп бинасы турында кызыклы мәгълүматлар китерелә.




^ 12-13 нче слайдларда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының хәзерге бинасы турында сөйләнелә.







Г.Камал исемендәге Татар дөүләт академия театры башкалабызның иң матур бизәкләреннән санала. Бинаны ачу тантанасы Бөек Октябрь социалистик революциясенең 69 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә булды.

Аны төзүдә бөтен ил катнашты. Красноярск өлкәсендәге Саян тауларыннан, Казахстаннан, Кыргызстаннан, Чиләбе өлкәсеннән мәрмәр ташлар кайтартылды. Гранит баганалар – Карелиядән.

Тыштан караганда да, залларда йөргәндә дә, заманча рух белән милли үзенчәлекнең камил бердәмлеге күзгә ташлана. Стеналарда, хәтта ишекләрнең кайберләрендә төрле төстәге күннән бизәкләп эшләнгән рәсемнәр бар – алар Арчада чигелгән.Фойедагы утыргычлар да алар каеган күн белән тышланган. Тамаша залына керү юлында, ак чынаяк белән тышланган, бик матур, үзенчәлекле баганалар бар – алар Бөгелмә фарфор заводыннан. Кершәндәй ак стеналар – үзебездә чыга торган гипстан.

  1. ^ Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Төркемнәрдә эшләү.

I төркем. Сез Рада Нигъмәтуллина турында ниләр беләсез?

II төркем. «Беренче театр» да Биби ролен иң оста башкаручы артистка кем ул?

III төркем. «Минем яраткан артистым» темаcына миниатюр сочинение язарга.

  1. Йомгаклау.

1) Укытучы сүзе.

-Әйе, татар театры үзенең оешуы һәм үсүе өчен Г.Камалга бурычлы. «Татар театрын нигезләүдә әсәрем белән генә түгел, киемнәрем, уеннарым белән дә күп ярдәм иткән идем», дип язган Г.Камал мең мәртәбә хаклы. Аның үзенә дә артистлар яратып «әткәй» дип дәшә торган булалар.

«Әгәр тамашачы үз театрыбыз бар дип белә икән һәм анда барырга атлыгып тора икән, бу – зур бәхет», - дигән иде Марсель Сәлимҗанов. Димәк, без – бәхетле халык!

2) Өй эше. (Сайлап алу хокукы бирелә).

а) Дәреслектән файдаланып, Г.Камалның тормыш юлы буенча хронологик таблица төзергә;

ә) «Беренче театр» комедиясенә аннотация язарга;

б) Нәсел шәҗәрәсен төзергә (мәҗбүри).

3) Билгеләр кую.




Похожие:

Тема. Г. Камал – татар театрының «атасы». Максат iconМарсель Сәлимҗанов Марсель Сәлимҗанов-Г. Камал театрының

Тема. Г. Камал – татар театрының «атасы». Максат iconТема: «Сыйфат» темасын ныгыту күнегүләре. Максат
Материал «Татар теле» 3 нче класс,З. И. Жамалетдинова (101-103 нче битләр), ярдәмлек(94-96 нчы битләр)
Тема. Г. Камал – татар театрының «атасы». Максат iconМаксат: “Йолдызлы малай” хикәясенең эчтәлеген ачу; әсәрнең идеясен ачыклау; төп геройга характеристика бирү; укучыларда Илгизәр образы мисалында татар сугышчыларына карата хөрмәт хисләре тәрбияләү. Җиһазлау
Иһазлау: Ибраһим Газиның портреты, әсәрләре тупланган китаплардан күргәзмә, дәреслек, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”
Тема. Г. Камал – татар театрының «атасы». Максат iconМб темасы: Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сыйфатлы милли белем һәм тәрбия алу өчен, шартлар һәм мөмкинлекләр тудыру Максат
Алабуга шәһәре 1 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсенең 2011-2012 нче уку елына эш планы
Тема. Г. Камал – татар театрының «атасы». Максат iconТатар теле дәресе. 3 нче сыйныф. Максат: Сыйфат турында алган белемнәрне ныгыту

Тема. Г. Камал – татар театрының «атасы». Максат iconТема: Өем – гаиләм учагы” Сыйныф- 5, җитәкчесе-Фатхутдинова А. А., үткәрелү вакыты – 27. 02. 08 Максат
Максат : гаиләләр белән сыйныфташларын таныштыру, горурлык хисләре уяту, гаилә әгъзаларына хөрмәт тәрбияләү
Тема. Г. Камал – татар театрының «атасы». Максат iconТема: Күппочмакларның периметры Максат
Максат: ”периметр” төшенчәсе белән танышу, периметрны табарга өйрәтү; мөстәкыйль рәвештә белемнәрне табуга этәргеч бирү һәм аларны...
Тема. Г. Камал – татар театрының «атасы». Максат iconТема: Исем фигыль. Максат
Максат: Исем һәм фигыль сүз төркемнәренең лексик, грамматик, стилистик үзенчәлекләрен искә төшерү
Тема. Г. Камал – татар театрының «атасы». Максат iconТема. Лексика дөньясына сәяхәт. Максат
Максат. Укучыларның алган белемнәрен ныгыту, тикшерү, балаларның бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтләрен үстерү юнәлешендәге...
Тема. Г. Камал – татар театрының «атасы». Максат iconТатар теле һәм әдәбияты укытучыларының эш тәҗрибәсеннән Методик берләшмәнең темасы
Методик тема: "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә төрле технологияләр кулланып, белем сыйфаты белән идарә итү"
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©uch.znate.ru 2000-2013
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы